+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Укучыларның Бөтенрусия ачык дәресе 1 июньдә узачак

Укучыларның киберхәвефсезлек буенча Бөтенрусия ачык дәресе 1 июньдә урокцифры.рф порталында узачак. Әйдәүче технологик компанияләр экспертлары төбәк мәгариф министрларына һәм мәктәп директорларына интернетта балаларны яклау кагыйдәләре турында искә төшерәчәк, дип хәбәр итте коммерция карамагында булмаган "Санлы икътисад" автономияле оешмасы матбугат хезмәте.

"Төбәк мәгариф министрлары һәм мәктәп директорлары өчен чара онлайн-конференция форматында узачак. Киберхәвефсезлек буенча дәресне онлайн-трансляцияләү 1 июньдә 11 сәгатьтә проект сайтында узачак, шулай ук "ВКонтакте" социаль челтәрендә дә карарга мөмкин булачак", - диелә хәбәрдә.
"Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларындагы "Санлы дәрес" - мәктәп укучыларына санлы икътисад өлкәсендә күнекмәләрне һәм компетенцияләрне үстерергә һәм әйдәүче технологик компанияләрдән белем алырга мөмкинлек бирә торган бөтенрусия белем бирү проекты.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Фото: ТАСС
Читайте нас