+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Караиделлеләр автоклублы булды!

Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты Башкортстанда уңышлы тормышка ашырыла. Шушы көннәрдә Караидел районы халкы күпфункцияле күчмә мәдәни үзәккә – автоклубка ия булды.

Мәдәният министрлыгында әйтүләренчә, Караидел районының 17 авыл хакимияте биләмәсендә 99 торак пункт бар, аларның 38ендә генә клуб учреждениеләре эшли. Караидел районы республикадагы иң зур районнарның берсе, иң ерак авылдан район үзәгенә кадәр юл 80 километр тәшкил итә.
Автоклуб ярдәмендә иң ерак авылларда да мәдәни чаралар үткәрә алу мөмкинлеге булуына район халкы чын күңелдән шат. Тәгәрмәчле клуб бик җиңел генә сәхнәгә әйләнә ала, анда видеоҗиһазлар да, автоном электроэнергия чыганагы да бар.
Изоляция режимы тәмамлану белән районның мәдәният бүлеге автоклубның авылларга чыгу графигын төзиячәк.
Ел ахырына кадәр шундый ук автоклублар Баймак, Зилаер, Тәтешле районнарына да кайтачак. Ә иң беренче автоклуб 23 апрельдә үк Нуриман районына кайткан иде инде.
Фото: mgazeta.com
Читайте нас