WorldSkills чемпионатларында катнашучыларга колледжларда имтиханнар тапшырырга туры килмәячәк.
WorldSkills чемпионатларында катнашкан урта һөнәри белем бирү системасы учреждениеләре студентлары үзләренең белем бирү оешмаларында демонстрацион имтиханнар тапшырмаячак. Бу хакта Русия Мәгариф министрлыгының һөнәри белем бирү һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Мария Софронова белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
Шулай итеп, колледжны тәмамлаган дүрт мең кеше һөнәри осталык чемпионатларында катнашу нәтиҗәләре буенча аттестацияләнәчәк. Мәскәү халыкара мәгариф салонында чыгыш ясаганда, Софронова башта ук демонстрацион имтихан рәвешендә аттестация процедурасын керткәндә мондый мөмкинлеккә нигез салынуын билгеләп үтте.
Департамент директоры урынбасары, демонстрацион имтихан үткәрү нәтиҗәләре буенча, “Яшь профессионаллар” берләшмәсе Русиядә йомгаклау аттестациясенең мондый төре ничек уздырылуына һәм аның ни рәвешле исәпкә алынуына мониторинг үткәрәчәк, дип өстәде. Әлеге мөһим эш, Владимир Путинның май указларына ярашлы, “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Фото: WorldSkills Республики Башкортостан