Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектын финанслау 5 триллион сумга төшәчәк. Шушы гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанга 2024 елга кадәр 34,5 миллиард сум бүлү каралган.
Республикадагы юлларның гомум озынлыгы 47 700 километр тәшкил итә. Автотранспорт белән йөк ташу буенча Башкортстан илдә 19нчы урында булса, пассажирлар ташу буенча – 8нче. Узган елда республикада байтак яңа юллар файдалануга тапшырылды, мең километрдан артыгы норматив таләпләргә яраклаштырып төзекләндерелде.
Мәсәлән, былтыр төбәк һәм муниципалитетлар дәрәҗәсендәге юлларны ремонтлауга 5,8 миллиард (3+2,8) сум акча сарыф ителде. Быел исә Уфаны көнчыгышка таба кисеп чыга торган юл төзелеше, шулай ук башка әһәмиятле проектлар гамәлгә кертелә башлады.
Республика Юл фондының күләме берничә ел элек 16,27 миллиард сум иде. Өченче ел Фондка өстәмә рәвештә 5,9 миллиард сум бирелде. Былтыр — 2,486, ә быел янә 2,114 миллиард күләмендә өстәмә акча бүлү планлаштырылды.
Быел республика Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәүдә үткән “Русия транспорты” XII Халыкара форумында Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Андрей Костюк белән эшлекле очрашуда Башкортстан территориясендәге берничә зур инфраструктура проектын тормышка ашыру хакында сөйләште. Шушы проектлардан иң зурысы – Уфаны көнчыгыш юнәлештә кисеп чыга торган (М7 һәм М5 федераль трассаларын тоташтыручы) юл төзелеше. Ниһаять, туксанынчы елларда тукталып калган бу юлда төзелеш-монтаж эшләрен кабаттан башлау өчен средстволар табылды.
Республика Хөкүмәте, ВТБ банкы һәм “Башкортстан концессия компаниясе” финанслау структурасы тарафыннан әлеге күләмле объектның үзгәртелгән проектын гамәлгә ашыру турындагы яңа килешүгә кул куелды.
Проектның гомум бәясе — 33,5 миллиард сум. Финанслау федераль бюджет (19,99 миллиард), республика бюджеты (4,5 миллиард), концессионер средстволары (9,1 миллиард) исәбенә тормышка ашырылачак.
Фото: go.mail.ru