+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Юллар ачылыр өчен ябыла

30 майдан 6 июльгә кадәр Уфада Комсомол урамында хәрәкәт Бессонов урамыннан Һалле урамына кадәр тулысынча чикләнәчәк. Төн уртасыннан ул дүрт полоса буенча да ябылачак.

30 майдан 6 июльгә кадәр Уфада Комсомол урамында хәрәкәт Бессонов урамыннан Һалле урамына кадәр тулысынча чикләнәчәк. Төн уртасыннан ул дүрт полоса буенча да ябылачак.

Башкала хакимиятендә, Комсомол урамындагы ремонт эшләре графикка ярашлы бара, дип хәбәр итәләр.

Комсомол урамын реконструкцияләү 2019 елда ук «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында башланган иде. Эшләрне тәмамлау 2021 ел ахырына планлаштырылган. Комсомол урамында (Һәдия Дәүләтшина бульварыннан Урман техникумы урамына кадәр) реконструкция тәмамланганнан соң, ул 3,84 километр озынлыкта Октябрь проспектының «дублеры» булачак. Дүрт полосалы хәрәкәт алты полосалыга әвереләчәк. Төзүчеләр сүзләренә караганда, юлның үткәрү мөмкинлеге кимендә бер ярым тапкырга артачак.

Элегрәк, Уфада Комсомол урамы буенча Һалле урамыннан алып СССРның 50 еллыгы урамына кадәр участок агымдагы елның 2 июнендә 24.00 сәгатькә кадәр ябылачак, дип хәбәр иткән идек. Ә Комсомол урамыннан Бессонов урамыннан Һәдия Дәүләтшина бульварына кадәр булган участок 2020 елның 15 июненә кадәр дүрт полоса буенча чикләнәчәк.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас