Стәрлетамакта республика Мәдәният һәм сәнгать училищесы бинасы төзекләндерелә. Әлеге уку йортын ремонтлау Русия Президенты Владимир Путинның май указын үтәү максатында "Мәдәният" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
"Соңгы вакытта әлеге колледж студентлары үз тулай торакларында кысан шартларда шөгыльләнергә мәҗбүр булды, чөнки К.Маркс урамындагы элекке уку корпусы авария хәлендә дип танылды, — дип аңлата Мәдәният министрлыгының матбугат сәркатибе Олеся Мельникова. - Шуңа күрә урындагы мәдәният һәм сәнгать училищесына элек технология уку йортына караган бина тапшырылды, ул берничә ел элек таркалган иде".
Башта бинаның техник белгечлекләргә юнәлтелүен исәпкә алып, күләмле реконструкция каралган. Якын киләчәктә анда хореографлар, режиссерлар, актерлар, вокалчылар белем алачак.
Югары ике катны студентлар һәм чит шәһәрләрдән килгән укытучылар өчен торак биналарга үзгәртеп корачаклар. Беренче өч катта дәресләр өчен класслар оештырылачак. Капиталь ремонт тәмамланганнан соң, студентларның зур һәм кече хореография сыйныфлары, тавыш яздыру студиясе, спорт һәм тамаша заллары барлыкка киләчәк.
Бүгенге көндә бинада вентиляция һәм электр белән тәэминатын монтажлау бара, бөтен җирдә диярлек яңа тәрәзәләр куелган. Шуның белән бер үк вакытта индивидуаль-җылылык пункты җиһазларын монтажлауга, идәннәрне түшәүгә әзерлек эшләре бара.
Бинаны капиталь ремонтлау керү урынын тулысынча алмаштыруны, фасадны ремонтлауны, чарлак бүлмәсен җылытуны күздә тота.