+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Һөнәри стажировка 2.0" нәрсә ул?

Рсепублика студентлары шушы проектта актив катнаша.

"Һөнәри стажировка2.0" – "Русия – мөмкинлекләр иле" Президент платформасының һәм Гомумрусия халык фронтының уртак проекты. Проект Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектының "Һәркем өчен социаль лифтлар" федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Бүгенге көндә платформада 108 642 студент теркәлгән, фәнни эшләр әзерләүгә 5051 студент кереште. Бу 1нче дулкын күрсәткеченнән 30 процентка күбрәк. Эш бирүче партнерлар конкурсның 2нче дулкынында кергән гаризаларны карый.

Конкурста катнашучыларга стажировка үтү мөмкинлеге дә каралган. Үзизоляция режимы гамәлгә кертелгәнче 1нче дулкын җиңүчеләре арасында түләүле стажировка узган һәм хәтта эшкә урнашкан кешеләр дә бар. Хәзер күпләр дистанцион форматта практика уза. Предприятиеләр белән мондый уртак эш нәтиҗәләренең берсе – вебинарлар.

Фото: mgazeta.com сайтыннан.
Читайте нас