Республикада 7,5 километрлы Иглин - Субакай - Кальтовка трассасында ремонт эшләре бара. Эшләр Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.
Ремонтны 2021 елда тәмамлау планда каралган. Эшләрнең гомум бәясе 220 миллион сум тәшкил итә. Шулай ук, асфальттан тыш, юлда кюветлар, юл билгеләре, барьер киртәләре төзекләндереләчәк.
Фото: ufaved.info сайтыннан.