+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

400 меңнән артык укучы компьютер белән тәэмин ителде

Русия төбәкләрендә 400 меңнән артык укучы һәм 80 меңгә якын укытучы, коронавирус таралу сәбәпле, мәктәпләрнең дистанцион төр укытуга күчүенә бәйле рәвештә, компьютер техникасы белән тәэмин ителде, дип хәбәр итә Русия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте.

"Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылучы бу эшкә Стратегик башлангычлар агентлыгы һәм "Бердәм Русия" партиясе кушылып, "Өйдә укырга ярдәм ит" акциясен башлап җибәрде. Үзара бәйләнеш, яңа уку шартларына җайлашырга ярдәм итү омтылышы компьютер техникасын тиз арада төрле төбәкләргә китерергә мөмкинлек бирде. Нәтиҗәдә, өйдә белем алу өчен кирәкле гаджетларны 494 369 кеше алды: 415 167 укучы һәм 79 202 гариза биргән укытучы.
Министрлык онлайн-дәресләр оештыру өчен гаджетлар сатып алу мөмкинлеге булмаган балаларны һәм педагогларны кирәкле техника белән тәэмин итү буенча масштаблы эш башлады. Министрлык төбәкләргә дистанцион уку һәм дәрес уздыру өчен техник чараларга мохтаҗлар турында оператив белешмәләр бирүләрен сорап мөрәҗәгать иткән, бизнес һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләрен җәлеп итеп кирәкле эш алып бара.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Фото: ТАСС
Читайте нас