"Мәдәният" гомумдәүләт проектын башкару барышы ул, һичшиксез, гамәлгә ашырылачак, дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Бу хакта Русия Мәдәният министрлыгының төбәк үсеше һәм өстенлекле проектлар департаменты директоры Ольга Юркова хәбәр итте.
"Гомумдәүләт проектының бүгенге көндә үтәлмәү куркынычы юк", - диде ул Федерация Советында "Мәдәният" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру турында" дигән темага видеоконференциядә.
Әмма Ольга Юркова коронавирус пандемиясенең министрлык һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр эшендә чагылуына игътибарны юнәлтте.