Русия Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында гомумдәүләт проеклары кысаларында республикада эш кайный.
Шулай итеп, аерым алганда, иң югары күрсәткечләргә "Демография", "Мәдәният", "Сәламәтлек саклау", "Кече һәм урта мартабарлыкка ярдәм" кебек проектлар иреште. Беренче бала тугач, шулай ук өченче яки аннан соңгы балаларга айлык түләүләр 20 меңнән артык гаиләгә түләнгән.
Ә коронавирус пандемиясе белән вәзгыять "Социаль активлык" кебек төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен көчле этәргеч бирде. Яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибовның сүзләренә караганда, республиканың 200 меңнән артык кешесенә 5 меңнән артык волонтёр тарафыннан ярдәм күрсәтелгән. Аерым алганда, алар бушлай 465 мең медицина битлеге тараткан.
Быел гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга каралган бюджет акчаларының гомум күләме 31,1 миллиард сум тәшкил итә, шуларның 20 миллиарды федераль бюджеттан бүленә. Финанслау дәрәҗәсе буенча Башкортстан Самара өлкәсеннән соң 2нче урында тора.
– Гомумдәүләт проектлары бернигә дә карамастан үтәлергә тиеш. Бу юнәлештә эш бик яхшы бара. Әмма алга таба планлаштырылган эш күләме дә нык күп, – дип белдерде Радий Хәбиров гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру барышына багышланган атналык оператив киңәшмәдә.
Фото: ufa.bezformata.com сайтыннан.