+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Төзек юллар яхшырак!

Ил Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда 107 объект төзү һәм ремонтлау каралган.

Ил Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда 107 объект төзү һәм ремонтлау каралган.

Республикада, асфальт-бетон катламын төзекләндерүдән тыш, гомум­дәүләт проекты ярдәмендә республикада 248 юл билгесе, җәяүлеләр юлында 1200 метр озынлыгында киртәләр, 23 светофор объекты урнаштырылачак. 12,33 километр озынлыктагы автомобиль юлларына капиталь ремонт ясау, 2,96 километр озынлыктагы юлларны рекон­струк­цияләү, 1,839 километр яңа юллар төзү каралган. Шул ук вакытта фото-видеотеркәү камералары 459 данәгә арттырылачак. Бу максатларга 7 324,7 миллион сум юнәл­те­ләчәк, шулар­ның 2 223 миллион сумы – федераль бюджеттан. Гомумдәүләт проекты быел: Уфа, Стәр­лета­мак, Салават шәһәрлә­рендә; Иглин, Ишембай, Стәр­летамак, Уфа районнарында тормышка ашырыла.

– Быел “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты объектларындагы эшләргә 2-3 атнага алдан старт бирелде, – диде респуб­ликаның Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты рәисе Алан Марзаев. – Бүгенге көндә подрядчылар 107 объект­­ның 17сенә чыктылар да инде. Моңа уңай һава шартлары гына түгел, ә конкурс процедураларын вакытында уздыру да ярдәм итте.

Агымдагы елда Уфаның Октябрь районында Новоженов, Академик Королев, Шәфиев һәм Парк урам­нарындагы юлларда эшләр планлаштырылган. Моннан тыш, Комсомол урамындагы участокны рекон­струк­цияләү дәвам итәчәк, анда узган елда асфальт катламы фрезерланган.
Шулай ук, “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында быел Башкорт­станның 15 медицина учреж­де­ниесенә илтүче юллар ремонтланачак.

Уфа, Стәрлетамак, Салават һәм республиканың башка шәһәр һәм районнарындагы дәваханәләргә, поликлиникаларга, травмпункт­ларга илтүче юлларның сыйфаты яхшырачак. Эшләр­не финанслау күләме 7,3 миллиард сум тәш­кил итә, шуның 2,2 миллиард сумы федераль бюджеттан бүле­нә. Бу юлларның кайбер өлеше үткән елда ук ремонтланган, эшләр быел дәвам итәчәк. Яңа сезон ачылу белән подрядчы оешмалар тротуарларны, юл кичүләрен төзек­ләндерүгә тотынды.

Фото: "Башинфом"


Читайте нас