+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Мәктәбе дә, бакчасы да бергә

Нуриман районында мәктәп һәм балалар бакчасы пәйда булачак. Социаль учреждениеләрне “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында төзиләр һәм 1 сентябрьгә тапшырырга планлаштыралар.

Нуриман районында мәктәп һәм балалар бакчасы пәйда булачак. Социаль учреждениеләрне “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында төзиләр һәм 1 сентябрьгә тапшырырга планлаштыралар.

Төзелеш эшләре узган елның октябрендә башланган. Мәктәп 60 урынга исәпләнгән, моннан тыш, анда 20 балага исәпләнгән балалар бакчасы да булачак. Учреждениеләр бер бинада урнашачак, ләкин аерым ишекләре бар. Бу бинаны тергезү, җиһазлар китерү һәм урнаштыру республика бюджетына 90 миллион сумнан артыкка төшәчәк.

Мәктәп төзелешен быел август аенда тәмамларга тиешләр. Хәзер биредә бизәкләү эшләре бара һәм эчке инженерлык челтәрләре сузыла. Шулай ук, мәктәп янында резина өслекле балалар һәм баскетбол мәйданчыклары һәм спорт корылмалары урнаштырачаклар.

Бу мәктәпнең уникальлеге аның дизель һәм трансформатор станциясенә ия булуында. Бистәдә электр энергиясе сүнгән очракта, уку учреждениесе шул ук режимда эшләвен дәвам итәчәк.

Якын арада төзүчеләр тышкы челтәрләр әзерләячәк, шулай ук тирә-юньне яшелләндерәчәкләр һәм төзекләндерәчәкләр. Быел Первомайский авылында үзәк урамны асфальтладылар, урамнарга яктырту һәм су белән тәэмин итү җайланмаларын урнаштырдылар.

Ә әлегә халык уку елы башлануын түземсезлек белән көтә.

Фото: bash.news.ru
Читайте нас