Хәйбулла районы Бүребай поселогының үзәк майданында таучыларга һәйкәл комплексы төзелә.
Тау сәнәгате батырларының хезмәтен данлаучы истәлекле урын шушы елның июленә әзер булырга тиеш.
--Металлурглар көненә һәм Бүребай тау-баектыру комбинатының 90 еллыгына һәйкәлне өлгертәбез,-- ди предприятиенең генеральный директоры Р. Аблаев. — Гомумән, "Торак-коммуналь хуҗалык һәм уңайлы шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында поселокны төзекләндерү эшләре дәвам итә: юллар ремонтлана, торак пунктка өстәмә суүткәргеч сузыла.
Фото: "Атайсал"