Яңавыл коррекцион мәктәп-интернатын төзү Республика максатлы инвестицион программасы һәм Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла.
Объект 190 укучылык мәктәптән һәм 170 балага тәгаенләнгән интернаттан гыйбарәт. Балаларны укыту, хезмәтләндерү өчен барлык кирәкле биналар да бар.
Учреждение директоры Нуридә Хафизова билгеләвенчә, яңа заманча бина - балалар өчен зур бүләк. Аларны үстерү өчен дә яңа мөмкинлекләр ачыла.
Бүгенге көнгә барлык төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган. Учреждение нәтиҗәле комплекслы тикшерү үткән. Мәктәптә мөмкинлекләре чикле 174 бала белем ала. Аларның 40ы – ятим, 116сы - инвалид. Барлыгы интернатта әле 128 бала яши.