+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстан проектларга федераль акчаны күбрәк алачак

Башкортстанга гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга бүленгән федераль акча күләме, 2019 ел белән чагыштырганда, 33 процентка артты. Төбәк барыннан да бигрәк туучылар санын яклауга һәм “Демография” гомумдәүләт проекты буенча гаиләләргә ярдәмгә акча алачак, дип хәбәр итте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов.

“2020 елда төбәк проектларын гамәлгә ашыруга 1 июньгә 31 миллиард сумнан артык бюджет акчасы каралган, шуның 20 миллиард сумнан артыгы - федераль акча. Бу 2019 елга караганда 33,5 процентка күбрәк. Федераль финанслау күләме буенча республика, Самара өлкәсеннән кала, Идел буе федераль округында икенче урында тора”, - дип хәбәр итте Илшат Таҗетдинов.
2019 елда Башкортстанда гомумдәүләт проектларын финанслау 34 миллиард сумнан артып китте, 2024 елга кадәр өстенлекле проектларны гамәлгә ашыруга 170 миллиард сумнан артык акча юнәлтелергә тиеш.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Фото: ТАСС.
Читайте нас