2021-24 елларда университетларның көндәшлеккә сәләтлелеген арттыруның яңа программасы буенча Русия югары уку йортларын үстерүгә якынча 52 миллиард сум юнәлтеләчәк, дип белдерде мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков “Россия-24” телеканалына биргән интервьюда.
“Стратегик академик лидерлык программасын финанслау күпканаллы булачак. Ул “Мәгариф” гомумдәүләт проектына турыдан-туры бәйләнгән. Әлеге проект кысаларында 2021-24 еллларда университетлар үсешенә 52 миллиар сум акча юнәлтеләчәк", - диде Валерий Фальков.