Бу ил Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылган «Спорт – тормыш нормасы» федераль программасы ярдәме белән мөмкин булды.
Иглино авылында Җиңү паркында күнегүләр һәм ГТО комплексын тапшыру өчен яңа мәйданчык ачылды.
Биредә кардио һәм көч күнегүләре өчен урам тренажерлары, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы сынауларын үтәү өчен махсус платформалар, воркаут белән шөгыльләнү өчен турниклар, теннисы өстәле, шулай ук балалар өчен скалодром бар.
Әйтергә кирәк, барлык спорт элементлары да резин өслекле мәйданчыкка хәвефсезлек техникасы таләпләренә туры китереп урнаштырылган. Тиздән һәр тренажерны ничек дөрес итеп кулланырга дигән күрсәтмә барлыкка киләчәк.
Фото: mgazeta.com сайтыннан.