+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Республикада төзекләндерү эшләре дәвам итә

Стәрлетамакта гомумдәүләт проекты кысаларында юллар ремонтлана.

Стәрлетамакта түгәрәк буенча хәрәкәт оештырылган ике юл киселешен реконструкцияләү буенча эш кайный. Коммунистлар – Каранай Моратов – Объездная һәм Суханов – Стәрлебаш тракты – Ильич урамнарының тоташу боҗрасы турында сүз бара.

Быел шулай ук шәһәрдә 15,5 километр юл ремонтлау, 11 светофор урнаштыру планда каралган.

Ремонт эшләре Русия Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында бара.

Фото: yanzori.rbsmi.ru сайтыннан.
Читайте нас