+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Яңа җиһаз ни өчен кирәк?

Республика клиник онкология диспансерына яңа җиһаз кайтарылды.

Республика клиник онкология диспансерына "ScanScope CS" микропрепаратлар сканеры кайтарылды. Җиһаз амбулатор этапта махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын күтәрәчәк.

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, аппараттан файдалану пациентларның исән калуын арттырырга һәм аларның тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Җиһаз Русия Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында кайтарылды.

Фото: mgazeta.com сайтыннан.
Читайте нас