+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Эшләр тизләтелде, брак бетерелде

Башкортстанда, Русиянең башка төбәкләре белән беррәттән, Владимир Путинның май указы белән расланган «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру бара.

Башкортстанда, Русиянең башка төбәкләре белән беррәттән, Владимир Путинның май указы белән расланган «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру бара.

Республиканың «Сальвия» төзелеш компаниясе шул проектта катнашкан.

Бу хакта фирманың матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр. Алар сүзләренә караганда, тулы булмаган ел эчендә (2019 елдан 2020 елга кадәр) алар хезмәт җитештерүчәнлеге үсешен 20 процентка арттыра алган.

Предприятиенең эшче төркеме, хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Федераль компетенцияләр үзәге экспертлары белән берлектә штукатурлау эшләре өчен маяклар урнаштыруга стандартлар эшләп гамәлгә керткән. Шуның аркасында штукатур эшләрен тизләтергә һәм бракны юкка чыгарырга мөмкин була, бу хезмәт җитештерүчәнлеген 3 процентка арттырырга мөмкинлек бирә. Өстәмә нәтиҗә – диварларның әзер булмавы аркасында штукатур станциясенең тик тору вакытын киметү, шулай ук штукатур катнашмаларның квадрат метр өслегенә уртача чыгымын киметү.

- Безнең фикеребезчә, хезмәткәрләрне үзгәрешләр кирәклегенә инандыру иң авыры булды. Аларның үзгәрергә һәм үз мөмкинлекләренә ышанырга теләге барлыкка килүгә ирешү. Әмма уртак көч белән без оптималь һәм кайбер очракларда стандарт булмаган карарлар таптык. Федераль компетенцияләр үзәге экспертларының зур тәҗрибәсен һәм һөнәри осталыгын билгеләп үтәргә кирәк. Экспертларның эшче төркемне уңышлы мотивацияләү буенча эшен дә аерым билгеләп үтәсе килә, - ди "Сальвия"нең техник мәсьәләләр буенча директор урынбасары Артур Сәгыйтов.

Фото: bash.news.ru
Читайте нас