Башкортстанда «РобоПром-2020» югары технологияләр фестивале узды. Пандемия аркасында аны беренче тапкыр онлайн-форматта үткәрделәр.
Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы матбугат үзәге аңлатканча, дистанцион формат катнашучылар өчен дә, оештыручылар өчен дә яңа булган. Нәтиҗәдә, яңалыкның уңай яклары бәяләнде, чөнки нәкъ менә аның ярдәмендә катнашучылар географиясендә киң горизонтлар ачылды.
Башкортстаннан тыш, фестиваль Пермь крае, Мәскәү, Свердловск, Архангельск, Кемерово һәм Вологда өлкәләреннән, шулай ук Удмуртия һәм Якутиядән кешеләрне җыйды.
Конкурсантлар өчен яңа формат үз проектларын эшләүне, аларга тасвирламалар һәм инженерлык кенәгәсен булдыруны, шулай ук үз эшләнмәләрен видеога яздыруны күздә тотты. Моннан тыш, катнашучыларга үз проектларын онлайн режимда якларга туры килде.
Фестивальнең барлык этаплары нәтиҗәләре буенча онлайн-яклауга бары тик иң яхшы проектлар гына кертелде. Оештыручыларны катнашучыларның һәм аларның остазларының үз эшләренә җаваплы каравы шатландырды. Иң яхшыларның иң яхшылары үз бүләкләрен почта аша алачак.
Мондый зур фестивальне үткәрү Башкортстанда «Мәгариф» һәм «Фән» гомумдәүләт проектларын актив тормышка ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Фото: mgazeta.com сайтыннан.