+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Коронавирус икътисадка нинди йогынты ясады?

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәләре белән очрашкан икътисадның төрле тармагы вәкилләре белән киңәшмә үткәрде.

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәләре белән очрашкан икътисадның төрле тармагы вәкилләре белән киңәшмә үткәрде.
Президент гражданнарга һәм бизнеска ярдәм өчен чараларны тормышка ашыру барышы хакында сөйләшүне, бу мәсьәләләрне контрольдә тотарга кирәклекне искә төшерде. Икътисад тергезелә башлап, чикләүләр режимыннан чыга башлаганда моның аеруча мөһим икәнен ассызыклады.
Владимир Путин эпидемия вакытында алынган уникаль тәҗрибәне киләчәктә икътисад алдындагы башка мәсьәләләрне хәл иткәндә кулланырга тәкъдим итте. Президент җиңел булмаган вакытта беренчел мәсьәләләрне хәл итеп, туктамый эшләгән һөнәр ияләренә рәхмәт белдерде.
Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко тармакның соңгы айлардагы эшчәнлеге турында сөйләде.
Бу хакта тулырак: kremlin.ru/events/president/news/63538
Фото: kremlin.ru
Читайте нас