+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Урманнар да тәрбиягә мохтаҗ

Беренче ике елда агач үсентесенә аеруча зур игътибар кирәк.

Беренче ике елда агач үсентесенә аеруча зур игътибар кирәк.
Башкортстан территориясендә урманнарны тергезү, шул исәптән “Урманнарны саклау” федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында урман культураларын агротехник яктан тәрбияләү буенча чаралар уздыру дәвам итә.
- Максат - булган урман культураларын үстерү өчен оптималь шартларны саклау һәм тәэмин итү, үлән, вак агач һәм дым туфракта туплануны булдырмау, - дип билгеләп үтте урманнардан файдалану һәм яңадан җитештерү, дәүләт урман реестрын алып бару бүлеге башлыгы Альберт Закиров. - Агротәрбия эшләре сезонда 4 тапкыр уздырыла, үсентеләр, һава һәм үсү шартларына бәйле рәвештә, ике атнадан ике айга кадәр вакыт аралыгында утыртыла. Беренче ике елда урман культураларының үсеше буенча аеруча интенсив эшләр башкарыла. Мондый чараларның тыгызлыгы аларның тернәкләнүен арттыруны һәм урман культураларының үсешен тизләтүне гарантияләргә мөмкин.
Календарь планы нигезендә урман культураларын агротехник яктан тәрбияләүне июнь башыннан алып, чүп үләннәренең актив үсүе туктатылганчы башкаралар.
2020 елда дәүләт биреме буенча агротехник тәрбиянең гомум мәйданы 19 мең гектардан артык. Бүген, оператив мәгълүматлар буенча, дәүләт биреме буенча урманчылыклар территориясендә агротехник тәрбия 4,6 мең гектар мәйданда башкарылган, арендага алу буенча - 2,8 мең гектар мәйданда.
Читайте нас