Әлеге проект аларга һөнәр сайлауда ярдәм итәчәк.
Агымдагы елның июнендә Башкортстанда 6-11нче сыйныф укучыларының “Киләчәккә билет” башлангыч һөнәри юнәлеш бирү проекты старт ала. Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән гомумдәүләт проектлары арасында мәгариф юнәлешендәгесе балаларга лаеклы белем бирү, аларның сәләтен үстерү, киләчәктә үз һөнәрен сайлауда ярдәм итү һәм башка бик күп башлангычларны күз уңында тота. “Киләчәккә билет” — шул башлангычларның берсе һәм Русия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән оештырыла.
Башкортстан проектта өченче ел катнаша. Узган ел бөтен республикадан 30 мең мәктәп укучысы проектта катнашты һәм электрон платформада теркәлде, аларның 25 меңе тестның өч этабын узды. 18 500дән артык укучы танышу форматындагы чараларда катнашты.
Быел проект өч этапта узачак: беренче этап — онлайн-тест, икенче этап — практик чаралар, өченче этап алга таба һөнәри үсеш өчен индивидуаль уку планын төзү буенча шәхси киңәшләр.
Проект мәйданчыклары июльдән ноябрьгә кадәр 66 компетенция буенча эшләячәк, алар арасында: “Хокук саклау эшчәнлеге”, “Сити-фермерлык”, “Мобиль кушымталар эшләү”, “3Д-модельләштерү”, “Веб-дизайн һәм эшләнмә”, “Интернет маркетинг”, “Фармацевтика”, “Ветеринария”, “Пешекче эше”, “Электроника”, “ЧПУ белән станокларда фрезер эшләре”, “Электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системалары”, “Туризм”, “Ресторан сервисы” һәм башкалар бар.
Башкортстан 2020 елда “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Русия) берлеге белән проектны тормышка ашыру турындагы килешүгә кул куйган беренче төбәкләрнең берсе булды.
— “Киләчәккә билет” проекты мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирүнең нәтиҗәле инструментларының берсе булып тора, — дип билгеләде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
Шулай ук ул укучылар, педагоглар һәм ата-аналар тарафыннан проектка кызыксыну артачак кына, дип ассызыклады. “Без проектта быел барлык теләүчеләр катнаша алыр дип планлаштырабыз. Башкортстанда 100дән артык белем бирү оешмасыннан проект мәйданчыклары булып торачак, һәм гаризалар килүен дәвам итә. “Киләчәккә билет” проектында катнашу Башкортстан укучылары өчен үз һөнәри траекторияләрен мәктәп эскәмиясеннән формалаштыра башлау өчен уникаль мөмкинлек”, — дип билгеләп үтте Айбулат Вәкил улы.
Фото: ncfu.ru