+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Балалар бакчасы да, мәктәп тә булачак

Төзелеш эшләре быел тәмамланырга тиеш.

Төзелеш эшләре быел тәмамланырга тиеш.
Салават районының Лаклы авылында республика максатлы инвестиция программасын һәм «Демография» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында 40 урынлы балалар бакчасы белән 80 урынлы мәктәп төзелә.
Объектны төзү 2019 елның көзендә башланды. Дәүләт заказчысы Башкортстан капиталь төзелеш идарәсе, генераль подрядчы - "ГеоСтрой" җәмгыяте.
Дөньяда һәм безнең илдә барлыкка килгән эпидемиологик вәзгыятькә, шулай ук Русия Президенты Владимир Путин һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Указлары нигезендә кабул ителгән вакытлыча чикләүләргә карамастан, социаль объектлар төзелеше тукталмый. Әлеге объектта эшләр расланган график нигезендә алып барыла. Төзүчеләр барлык эшләрне быел ук төгәлләргә ниятли.
Проект нигезендә - бинаның беренче катында балалар бакчасы урнашачак, икенче катта - мәктәп. Хәзерге вакытта бинаның түбәсе ябылган, тышкы һәм эчке эшләр башкарыла, тәрәзә блоклары урнаштыру һәм инженерлык челтәрләрен монтажлау алып барыла. Бинаның гомум мәйданы биш мең квадрат метрдан күбрәк.
Учреждение территориясендә ике төркемле мәйданчык, шул исәптән шәмәхә түбәле балалар бүлмәсе, шулай ук балалар бакчасы өчен гомум физкультура мәйданчыгы, физкультура-спорт дәресләре өчен катнаш кыр, волейбол-баскетбол мәйданчыгы, 1-4 һәм 5-11нсе сыйныфлар өчен ике гимнастика мәйданчыгы булачак.
Марс Кашапов, Салават районы хакимияте башлыгы:
- Безнең районда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чират зур түгел. Яңа балалар бакчалары төзелеше урыннар җитмәү проблемасын тулысынча каплый. Быел Малаяз авылында «Кечкенә ил» балалар бакчасы файдалануга тапшырылгач, район үзәге буенча чират тулысынча бетерелде.
Хәзерге вакытта Салават районында ике балалар бакчасы һәм бер мәктәп төзелә. Янгантау авылында - 195 урынлы балалар бакчасы һәм Лаклы авылында - 40 урынлы балалар бакчасы һәм 80 урынлы мәктәп. Малаяз авылында полилингваль мәктәп төзү планлаштырыла.
Читайте нас