Уфада 2020 елда “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында гомум озынлыгы 21 километр һәм мәйданы 460 000 квадрат метр булган 22 участокны норматив хәлгә китерү планлаштырыла.
Иске юл өслеге яңага үзгәрә, техник полосалар төзекләндерелә, юл читенә яңа ташлар урнаштырыла, тротуарлар ремонтлана. Барлык объектларда асфальт-бетон салу тәмамлангач, юл тамгалары ясалачак.
Шуңа бәйле рәвештә, ремонт чорында урам-юл челтәре участокларында хәрәкәт кыенлыклары булырга мөмкин. Уфалыларга һәм башкала кунакларына юлларны ремонтлауның интерактив картасын кулланырга киңәш итәләр. Анда бүгенге көндә юл эшләре бара торган гомумдәүләт проектының барлык объектлары да билгеләнгән. Шулай итеп, һәркем, картага кереп, төзекләндерелгән юллар участокларын күрә һәм хәрәкәт итү маршрутын шундый итеп планлаштырып, хәрәкәт кыенлыклары булган яки юл ябылган участокларны әйләнеп үтә ала.