Республика клиник онкология диспансерында CUSA NXT ультратавыш деструкторы барлыкка килде.
Аппарат «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Онкология авырулары белән көрәш» төбәк проекты кысаларында сатып алынган.
"Прибор онкологик хирургия практикасында кулланыла торган мәҗбүри аппаратлар исәбенә керә. Ультратавыш аспирациясе-диссекция - тукыманың таркалуын, сыеклыкка (паренхиматоз тукымага) бай булуын һәм аны отсос ярдәмендә бетерү дигән ссүз, - дип аңлатканнар ведомствоның матбугат хезмәтендә. - Бу прибор ярдәмендә үткәрелүче операциядә органның минималь кан югалтуы, сәламәт тукыманың минималь зарарлануы тәэмин ителә".
Моннан тыш, эш процессында җылылык бүлү, су белән тәэмин итү системасы көйләнгән. Ультратавыш аспираторы-деструкторы булу онкодиспансер пациентларын хирургик дәвалауның сыйфатын сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Фото: bashinform.ru