+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Аграрийлар — алга!

2019 елда республика фермерларына дәүләт ярдәме күләме 1,16 миллиард сум тәшкил иткән.

Узган елда Башкортстан агрокомплексында кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме 1,16 миллиард сум тәшкил иткән. Бу хакта Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов республика Дәүләт җыелышы-Корылтайның 25нче утырышында хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, программа кысаларында 21 яшь фермер һәм 26 гаилә фермасына ярәм күрсәтелде. Шулай ук 28 миллион сумлык ике грант кооперативларның матди-техник базасын үстерүгә бирелде.

Ярдәм чаралары Русия Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында "Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.

Фото: starbene.it сайтыннан.
Читайте нас