+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Ишембайда – яңа Боз сарае!

Аның гомум мәйданы - 4 мең квадрат метрдан артык, сыйдырышлылыгы 500 урын булачак.

Республиканың Ишембай районында Боз сарае төзелеше тәмамлана. Бинаның гомум мәйданы - 4 мең квадрат метрдан артык, сыйдырышлылыгы – 500 урын. Объектны августта файдалануга тапшыру планлаштырылган. Әлегә барлык эчке биналар әзер, тавыш үткәрми торган материал урнаштырыла, суыту системасы монтажлана. Якын-тирәдәге территорияләр дә төзекләндерелгән.

– Ишембай районы өчен объектны ачу зур социаль әһәмияткә ия. Биредә бик күп балаларны спортка җәлеп итәргә мөмкинлек бирә торган шартлар тудырыла, яңа эш урыннары булдырыла. Боз сараенда хоккей, фигуралы шуу кебек секцияләр ачылачак. Безнең малайлар һәм кызларның, күрше шәһәрләргә чыкмыйча гына спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге барлыкка киләчәк, – дип белдерде Ишембай районы хакимияте башлыгы Азамат Абдрахманов.
Төзү эшләре Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Фото: Ишембай районы хакимияте матбугат хезмәте.
Читайте нас