Иглин район үзәгендә юллар төзекләндерелә.
Иглин районыны үзәгендә Горький урамында ремонт эшләре төгәлләнгән.
Эшләр «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылды. Контрактның гомум бәясе 18 миллион сум тәшкил иткән. Подрядчы булып «Дортрансстрой» җәмгыяте чыгыш ясады.
Ремонт барышында юлчылар иске өслекне кисеп алып, яңа асфальт һәм ясалма тигезсезлекләр салды, юл читенә вакташ җәйде, ике тукталыш павильоны һәм яңа юл билгеләре куйды, шулай ук тимер киртәләр яңартылды. Финал этабы юл билгеләре булды.
- Без авылның иң күп урамнарының берсен тәртипкә китердек, - ди Иглин районы хакимияте башлыгы Николай Самойленко. - Монда көн саен йөзләгән, хәтта меңләгән машина уза, шунда ук пассажир автобуслары йөри. Иглинлеләр яңа, сыйфатлы асфальт салынуына бик шат.