Русия Мәдәният министрлыгы “Роскультпроект” һәм Волонтерлык үзәкләре ассоциациясе белән берлектә волонтерлык үзәкләренең беренче Бөтенрусия конкурсына гаризалар кабул итә башлады. Конкурсның приз фонды 1 миллион сум тәшкил итә.
Конкурста мәдәният өлкәсендә эшчәнлек алып баручы коммерция карамагында булмаган һәм мәгариф оешмалары, шулай ук волонтерлык үзәкләре, мәдәният учреждениеләре катнаша ала. Гаризалар 26 июльгә кадәр кабул ителә.
Читтән торып эшләү этабы кысаларында катнашучылар 2020 елга волонтерлык үзәкләрен үстерү концепциясен эшләргә, шулай ук үз төбәкләре территориясендә иреклелек идеяләрен һәм кыйммәтләрен үстерү буенча мәгълүмати кампания үткәрергә тиеш булачак. Икенче этап барышында экспертлар волонтерлык үзәкләрен үстерүгә 100әр мең сум алачак 10 җиңүчене билгелиячәк.
Гариза бирү һәм конкурсны уздыру кагыйдәләре белән Dobro.ru порталында танышырга мөмкин. Мәдәният өлкәсендә волонтерлык үзәкләренең беренче Бөтенрусия конкурсы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында уза. 2024 елга кадәр программада 100 меңнән артык волонтер катнашыр дип планлаштырыла.