Башкортстан микрофинанс компаниясе гомум портфельне 822 миллион сумга кадәр арттырган, шуның нәтиҗәсендә 229 миллион сумга өстәмә капиталлаштыру үткәрелгән. Шуның 224 миллион сумы - федераль бюджет акчасы.
Компанияне өстәмә капиталлаштыру Башкортстан эшкуарларының финанс ярдәменә, шул исәптән ташламалы финанслауга керү мөмкинлеген киңәйтү буенча төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.
- Кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыруны исәпкә алып, республикада кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәменең финанс инструментлары актуальләштерелде һәм өстәлде. Аерым алганда, Башкортстан микрофинанс компаниясе хәзер ике яңа продукт буенча эшли. Бу банк кредитларын һәм контрактларны үтәү өчен микрозаймнарны рефинанслау, - дип аңлатты Башкортстан Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова.
Башкортстан эшкуарларының финанс ярдәменә мөмкинлеген киңәйтү проекты “Кече һәм урта бизнеска ярдәм” гомумдәүләт проект кысаларында гамәлгә ашырыла.