Республиканың Благовар районында августта яңа буын китапханә — Үзәк модельле китапханә ачылачак.
Учреждениедә ремонт эшләре гыйнвар ахырында башлана. Бу эшләр китапханәне заманчалаштыруга һәм аны яңа типтагы мәдәни учреждение итеп үзгәртүгә юнәлтелә.
Китапханә кулланучыларның илебездәге фәнни һәм сәнгати эчтәлекле заманча мәгълүмат ресурсларыннан, вакытлы матбугатның санлаштырылган ресурсларыннан файдалана алуын тәэмин итүне, Интернет челтәренә югары тизлекле керүне тәэмин итүне һәм "Милли электрон китапханә"гә керү нокталарын булдыруны күздә тота.
Ә болардан тыш, китапханә, әлбәттә, мәдәният үзәге булачак. Анда клублар, секцияләр, түгәрәкләр эшләячәк, кызыклы кешеләр белән очрашулар узачак.
Яңа буын китапханәсе Русия Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында булдырыла.
Фото: mgazeta.com сайтыннан.