+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Уфада Бессонов урамы участогы өч атнага ябылачак

Урамнар ремонт эшләре кысаларында ябыла.

Уфа шәһәр хакимияте мәгълүматлары буенча, 3 июльдән 24 июльгә кадәр хәрәкәт Бессонов урамындагы 2нче йорттан алып Заводская белән кисешкәнгә кадәр ябылачак.

Мэриядә вакытлы уңайсызлыкларга аңлап карауны үтенәләр. Автомобильчеләргә үз маршрутын алдан планлаштырырга киңәш ителә.
Ремонт эшләре Русия Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында бара.

Фото: mgazeta.com сайтыннан.
Читайте нас