+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яланнарда яңа чабылган печән исе

Авыл хуҗалыгы эшчәннәре печән әзерләүнең ахырына якынлаша.

Авыл хуҗалыгы эшчәннәре печән әзерләүнең ахырына якынлаша.

3 июльгә республикада 333 мең гектар күпьеллык үлән чабылган, бу - барлык мәйданнарның 75 проценты. Чагыштыру өчен, узган ел бу датага күрсәткеч 223 мең гектар тәшкил иткән.

Печән чабуда Хәйбулла, Борай, Дүртөйле һәм Баймак районнары алда бара, анда 9-14 мең гектардан артык күпьеллык үлән чабылган.

Терлек азыгы әзерләү дә актив дәвам итә. Бүгенге көнгә республикада 391 мең тонна печән һәм 761 мең тонна сенаж әзерләнгән. Бер шартлы терлеккә исәпләгәндә-10 центнер азык берәмлеге.

Русия Президенты Владимир Путан гомумдәүләт проектларын билгеләгәндә авыл хуҗалыгы юнәлешен үстерүгә җитди игътибар биргән иде. Әлеге күрсәткечләрнең узган еллардагыдан күбрәк булуы - аграрийларның куелган бурычны тиешенчә үтәп баруыны ачык мисал.

Фото:agriculture.bashkortostan.ru
Читайте нас