Башкортстанда Республика халыкларының матди булмаган мәдәни мирасын саклый торган закон кабул ителде.
«Мәдәният» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында республикада бихисап эшләр башкарыла.
Башкортстан Дәүләт җыелышы – Корылтай тарафыннан «Башкортстанда матди булмаган мәдәни мирас турында»гы закон кабул ителде.
Закон төбәктә матди булмаган мәдәни мирас объектларын ачыклау, тергезү, саклау, куллану, өйрәнү һәм популярлаштыру өлкәсендә барлыкка килә торган мөнәсәбәтләрне җайга салуга ярдәм итәчәк.
Документ нигезендә, Матди булмаган мәдәни мирас объектлары реестры Башкортстанда матди булмаган мәдәни мирас объектлары турында мәгълүматлар кертү юлы белән формалаша.
Матди булмаган мәдәни мирас объектлары реестрындагы мәгълүматлар Башкортстанда матди булмаган мәдәни мирас объектлары турында мәгълүматның төп чыганаклары булып тора.
Фото: bashinform.ru