+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уңыш былтыргыдан күбрәк булмакчы

Башкортстан иген үстерүне быел күпкә арттырды.

Башкортстан иген үстерүне быел күпкә арттырды.
10 июльдә, Брянск өлкәсендә «Бөтенрусия кыр көне-2020» эре агрокүргәзмәсе кысаларында «Русия үсемлекчелеге: стратегик юнәлешләр һәм аларны гамәлгә ашыру инструментлары» пленар утырышы булды. Чара видеоконференцэлемтә режимында Русия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев рәислегендә узды. Киңәшмәдә Башкортстан Республикасыннан авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов, авыл хуҗалыгы министры урынбасары Павел Иофинов, шулай ук "Россельхозцентр", "Госсорткомиссия", "Гостехнадзор", финанс структуралары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Илнең аграр ведомство башлыгы чәчү кампаниясенә йомгак ясады һәм үсемлекчелек тармагын үстерүнең стратегик юнәлешләрен билгеләде. Аның әйтүенчә, агымдагы ел - җиңел түгел, шул исәптән АПК өчен дә. Ләкин бернигә дә карамастан, тармак хәтта иң киеренке моментларда да үз эшен туктатмады. Дмитрий Патрушев аграрийларга намуслы һәм тырыш хезмәте, үз эшенә бөтен ил файдасына бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук ул язгы кампания нәтиҗәләре һәм чәчүлекләрнең агымдагы торышы Русиядә быел шактый югары уңыш - 122,5 миллион тонна чамасы, шул исәптән 75 миллион тоннага кадәр бодай уңышын фаразларга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте. Булачак уңыш өчен җитди курку юк, дип ассызыклады Дмитрий Патрушев.
Киңәшмә барышында кайбер төбәк вәкилләре Русия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрына үсемлекчелектәге агымдагы хәлләр, урыннарда кыр (урып-җыю) эшләре барышы турында сөйләде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, башлангыч фаразлар буенча, Башкортстанда бөртеклеләрнең тулай җыемы, узган елга караганда, күбрәк булачак һәм 3,5 миллион тоннага якын тәшкил итәчәк. Бу күрсәткечкә чәчү мәйданнары арту, туфракта ашламалар куллану ярдәм итә. Бу - узган елга караганда 16 мең тоннага күбрәк. Шулай ук аграрийлар тарафыннан яңа авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу һәм аларга ярдәм итү буенча федераль һәм республика программалары да арта бара. Быел игенчеләр 4,7 миллиард сумга яңа техника сатып алган (2019 елда 1,6 миллиард сумга кимрәк булган).
Авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча гомумдәүләт проектын тормышка ашыру буенча республикада җитди эш алып барыла. Әлеге тармакта иген үстерүне арттыру - бу җәһәттән зур нәтиҗә.
Фото: agriculture.bashkortostan.ru
Читайте нас