Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында Уфада Ибраһимов бульвары ремонтланачак.
Биредә ремонт эшләре җәй көне башкарылачак. Урам әле канәгатьләнерлек хәлдә түгел.
Әлбәттә, ремонт эшләре кешеләр өчен бераз уңайсызлыклар тудырачак. Шәһәр хакимиятендә моңа аңлап һәм түземлек белән карауларын сорыйлар.
Быел Уфаның 22 юл участогын тәртипкә китерәчәкләр, 5 объектта эшләр тәмамланган да инде.
Әле Мәҗит Гафури урамында ремонт эшләре дәвам итә.
Фото: Уфа шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәте