Бүген Уфада «Бизнесны яклау: G2B. партнерлык эволюциясе» халыкара форумы уза. Русиянең алдынгы сәясәтчеләре, бизнес-омбудсменнары, эре һәм кече эшкуарлык вәкилләре «Торатау» Конгресс-холлына җыела, алар Русиядә кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү чаралары турында фикер алыша.
Төп чараларның берсе - «Бизнес һәм Власть: партнерлык эволюциясе» пленар утырышы Уфа вакыты белән 11:00 сәгатьтә башлана. Пленар утырыш трансляциясен әлеге сылтама буенча карарга була:
https://biznesivlast.ru/broadcast/Форум мәйданчыгында эшләячәк журналистлар әлеге чарадан соң 12:30 сәгатьтә узачак матбугат конференциясендә катнаша ала.
14:00 сәгатьтә "Беренче урын стратегиясе. "Административ басым" индексын эшкәртү нәтиҗәләре" сессиясе башлана. Анда «Административ басым-2019» индексын эшкәртү нәтиҗәләре тәкъдим ителәчәк, шулай ук рейтинг лидерына чыгу стратегиясе эшләнәчәк.
Дүрттә «Кризис шартларында бизнеска ярдәм итү һәм аны яклау. Төбәк һәм дөнья тәҗрибәсе " секциясе трансляциясен шушы сылтама буенча карарга була:
https://biznesivlast.ru/broadcast/17:30 сәгатьтә «Торатау» Конгресс-холлыннан омбудсменнарны, шулай ук киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен Уфа шәһәрендә Русия Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкилнең җәмәгать кабул итү бүлмәсен ачу тантанасы була. Адресы: Ленин урамы, 5/3.
Кабул итү бүлмәсен ачу Русия Федерациясе Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил катнашлыгында узачак.
Фото: "Башинформ"