Владимир Путинның май указлары белән расланган «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында укытучыларга «Проект эшчәнлегенең сыгылмалы компетенцияләре» юнәлеше буенча квалификацияне күтәрү мөмкинлеге бирелгән.
Шушы уңайдан Башкортстанның 80 укытучысы әлеге мөмкинлектән файдаланды һәм яңа проектта катнашты.
Алар республика мәктәпләрендә «Үсеш ноктасы» санлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре базасында онлайн-форматта квалификацияләрен арттырды.
Август аенда укытучылар укытуның тагын бер этабын көндезге формада узачак. Hard skills-компетенцияләр буенча сессияләр проектта катнашучыларга «Үсеш нокталары"ндагы югары технологияле җиһазлар: 3D-принтерлар, квадрокоптерлар һәм VR-шлемнар белән күнекмәләр алырга мөмкинлек бирәчәк.
Русиядә «Проект эшчәнлегенең сыгылмалы компетенцияләре» онлайн-курсын барлыгы 20 меңнән артык укытучы үзләштерде.
Фото: https://go.mail.ru