Быел «Заманча уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проектын тормышка ашыру кысаларында Стәрлетамак районының Отрадовка авылында парк төзү буенча эшләр башланган.
Бүгенгә иске, корыган агачларны кисү, мәйданчыкны тигезләү, бордюрлар салу эшләре төгәлләнгән, мәйданчыкны тигезләгәннәр.
Хәзерге вакытта тротуар плиткәсе җәелә, алда - койма, керү урыны урнаштыру, яктырту һәм балалар мәйданчыгын монтажлау эшләре көтә. Бу эшләр быел тәмамланачак. 2021 елга кече архитектура объектлары, урналарны, эскәмияләрне, ял итү һәм күңел ачу зоналарын, спорт мәйданчыгын төзекләндерү һәм монтажлау буенча чараларның икенче этабы планлаштырылган.
«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы Стәрлетамак районында беренче ел гына тормышка ашырылмый. Былтыр әлеге программа акчасына "Үзәк" һәм Наумовка паркы реконструкцияләнгән, биредә җәяүлеләр өчен юллар салынган, балалар мәйданчыгы урнаштырылган, парк коймалары ясалган, Бөек Ватан сугышында катнашучылар обелискы яңартылган, паркны яктырту эшләре башкарылган.
Фото: сайт администрации Стерлитамакского района.