«Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында Илеш районының Ябалак авылында яңа авыл клубы төзелә.
Ябалак авылындагы яңа авыл клубының смета бәясе 28 миллион сумнан артык. Ул 300 урынга исәпләнгән, анда, шулай ук, китапханә һәм балалар музыка мәктәбе урнаштыру каралган.
Подрядчы «Строймонтаж» оешмасы клубны бу елның ноябренә тапшырырга вәгъдә итә. Хәзер диварларны күтәрү тәмамланып килә, түбә ябуга әзерлек бара. Параллель рәвештә объектны технологик җиһазлар, мебель һәм музыка кораллары белән комплектлау алып барыла.
«Ышанам, без куелган бурычны вакытында башкарып чыгачакбыз. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, чөнки һава торышы да уңай килеп тора, төзелеш материаллары да җитәрлек, кирәк булган эшче кадрлар да бар», - ди Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин.
Фото: chelreglib.ru