Ил Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында кабул ителгән “Уңайлы шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты буенча башкарылган эшләр Башкортстанда киң колач җәйде. Моңа республика Башлыгы Радий Хәбировның “2020 елны республикада “Торак пунктларның эстетикасы елы” дип игълан итү турында” Указы да көчле этәргеч булды.
Документ халыкка уңайлы яшәү шартлары булдыруга, Башкортстан торак пунктларының эстетик тышкы кыяфәтен формалаштыруга юнәлтелгән. Шушы максатта республи-каның һәр районында диярлек яңа парклар ачыла, булганнары төзекләндерелә, алар, заманча төс алып, танымаслык булып үзгәрә. Без гәзит битләрендә аларның һәрбер-сендә диярлек барган эшләр-не сурәтләүгә урын бирәбез.
Әйтик, Ярмәкәй районындагы “Дуслык” паркында “Заманча шәһәр мохите” гомум-дәүләт проекты кысаларында 2019 елда эшләр башланды. Бу хакта без алдан хәбәр иткән идек. Район хакимиятенең Мәгълүмат-аналитика бү-леге мөдире Энҗе Шәфыйкова хәбәр итүенчә, алар тиздән төгәлләнәчәк.
Паркта балалар өчен уен мәйданчыгы яңартылды, эскәмияләр һәм чүп-чар өчен урналар куелган, койма алмаштырылган, асфальт-бетон юллар салынган.
Башкарылган эшләрнең хакы 4 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Хәзер биредәге чокырларны ныгыталар, шулай ук күзәтү үзәге урнаштыралар. 5 метрлы фонтан да булачак. Эшләрне 31 августта төгәлләргә ниятлиләр.
– Бүгенге көндә Уфада эшләүче фирма белән 10 миллион 138 мең сумлык контракт төзелгән. Каналны төзекләндерү эшләре бара, анда георәшәткә урнаштырыла. Бире-дә фонтан зонасы, балалар өчен мәйданчык һәм спорт мәйданчыгы булачак. Канал аша тагын өч күпер куелачак”, – ди Ярмәкәй авыл хакимияте башлыгы Нурислам Тимеров.
Якындагы биш елда Башкортстанда 500 җәмәгать территориясен – паркларны, скверларны, яр буйларын тәртипкә китерәчәкләр, анда ке-шеләр буш вакытларын сәламәтлек өчен файдалы һәм күңелле итеп үткәрә алачак. Эшләр республиканың барлык шәһәр һәм районнарында да бара. Урыннарда нинди эшләр башкарылачагын кешеләр үзләре хәл итәргә тиеш, бу уңайдан хакимиятләрдә тавыш бирүләр оештырылган. Паркларда балалар һәм спорт мәйданчыклары, скульптуралар урнаштырыла, йөгерү өчен һәм җәяүлеләр юллары, ял зоналары эшләнә, агачлар утыртыла.
“Уңайлы шәһәр мохите” проекты кысаларында Кушнаренко районы үзәгендәге Валентин Паширов исемендәге парк та төзекләндерелде. Бу көннәрдә авылның үзәк мәйданын төзекләндерү буенча эш алып барыла, бер үк вакытта Октябрь урамы буенча юл ремонтлана, җәяүлеләр өчен тротуарлар төзелә.
Хәзергә мәйданнан Җиңү паркына кадәр 500 метр озынлыктагы тротуар участогында эшләр тәмамланган, бордюрлар куелган, асфальт-бетон юлның икенче катламы җәелгән.
Әлеге эшләргә 2,4 миллион сум акча муниципаль юл фондыннан бүлеп бирелгән.
2021-24 елларда Эшчеләр, Бакча, Кызыл Армия һәм Юрьев урамнарындагы юлларны ремонтлауны дәвам итү планлаштырыла.
Шәһәр мохите уңайлы булу янә торак пунктлардагы ихаталар, подъездлар, лифтлар, суүткәргечләр һәм яктырткычларның төзек булуыннан да тора. Агымдагы елда Башкортстанда бу максатта 14,1 миллиард сум акча бүленәчәк. Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә хәбәр итүенчә, бу өлкәдәге проблемалар тулысынча диярлек хәл ителәчәк.
Ишегалларын төзекләндерү буенча “Башкортстан ихаталары” программасы эшләп килә. Аның кысаларында балалар мәйданчыгы, чүп контейнерлары, парковка урыннары булдырыла, тышкы яктырткычлар, эскәмияләр, чүп савытлары урнаштырыла, яшелләндерү эшләре башкарыла һәм видеокүзәтү куела. Бу максатка былтыр 1,7 миллиард сум бүленгән. Якындагы өч елда исә 3,8 миллиард сум юнәлтү планлаштырыла. Программа 2024 елга кадәр гамәлдә булачак.
Резида ВӘЛИТОВА.