Ил башлыгы Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында республика дәваханәләре заманча яңа җиһазлар белән баетыла.
Шушы уңайдан Малаяз дәваханәсенә "MyLab Seven" ультратавышлы күпфункцияле диагностик аппарат кайтарылган.
"MyLab Seven" неврология, акушерлык һәм педиатрия, кардиология тикшеренүләре, шул исәптән ашказаны һәм стресс-эхо, периферик кан тамырлары юлларын карау, өске әгзаларны сканерлау, баш мие тикшеренүләре өчен тәгаенләнгән.
Аппаратның биш төр датчигы бар. Ул баш миен сөяк аша да "күрергә" сәләтле.
Районнарда мондый заманча медицина корылмаларының булуы чирне иртәрәк ачыклау һәм дәвалауны вакытында башлау мөмкинлеге бирә.
Фото: Сайт Министерства здравоохранения Республики Башкортстан.