Ил башлыгы Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты Башкортстанда уңышлы гамәлгә ашырыла.
Мәсәлән, бүген Уфага керү юлларында ЮХХДИ экипажлары һәм эвакуаторлар кизү торачак.
Ял көнендә Уфа шәһәренә кайтучы автомобильләр күп булу сәбәпле, бүген 15.00 сәгатьтән Уфага керү урыннарында эвакуаторлар белән бергә ЮХХДИ экипажлары кизү торачак.
Мэрия мәгълүматлары буенча, кизү тору юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыкканда юл йөрү өлешен тиз арада бушату өчен оештырылган.
Шулай ук яңа Агыйдел күперендә реверсив светофорда 14.00 сәгатьтән башлап шәһәргә гамәлдәге өч юлга өстәмә бер полоса кертеләчәк.
Фото: bashinform.ru