Ил Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында кабул ителгән “Мәдәният” гомумдәүләт проекты буенча башкарылган эшләр Башкортстанда бихисап.
Озак яллардан соң, Салават дәүләт Башкорт драма театры артистлары яңа спектакль өстендә эшли башлады. Бу - Башкортстанның халык язучысы, Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты Ногман Мусин әсәрләре буенча куелган «Гомернең бер мизгеле» спектакле.
Спектакль "Бердәм Русия" партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте " проекты кысаларында тормышка ашырыла. Салават театры «Гомернең бер мизгеле» спектакленең премьерасы белән 88нче театр сезонын ачарга планлаштыра.
"Пьесаның беренче укылышы нәкъ менә бүген - 17 июльдә, автор Ногман Сөләйман улы Мусинның туган көнендә булды. Аңа 89 яшь тулды. Аның сүзләренә караганда, бу - аның әсәрләре буенча беренче театр куелышы. Шуңа күрә авторның дулкынлануы һәм шатлыгы бик аңлашыла", - дип хәбәр итә театрның әдәбият бүлеге мөдире Динә Бәширова.
Фото: bashinform.ru