Республиканың Урман фонды территориясендә 20 апрельдән 20 июльгә кадәр 104 янгын теркәлгән, шуларның 50се халыкның ут белән саксыз эш итүе, 40ы - яшен сугудан, калганнары башка сәбәпләрдән чыккан. Урман янгыннары ялмаган гомум мәйдан 1346 гектар тәшкил иткән.
Узган тәүлектә 364,7 гектар мәйданда - 7, 742,5 гектар мәйданда 4 янгын сүндерелгән, 19 гектар мәйданда 3 янгын сүндерелмәгән.
Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы 2020 елның 22 июненнән янгынга каршы махсус режим гамәлдә булуын искә төшерә. Шуңа бәйле рәвештә учак ягу, кипкән үлән, урманнарга тоташкан җир участокларында чүп-чар яндыру тыела.
Урман хуҗалыгы министрлыгы республика халкын урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра.
Русия Президенты билгеләгән "Экология " гомумдәүләт проекты тирә-якны чиста тотуны гына түгел, табигатьне саклауны да күз уңында тота. Урманнарны саклыйк!