+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Балтачта яңа парк төзелә!

Балтачның үзәгендә заманча ял паркы төзелә башлады. Әлеге объектны август аенда - Балтач районының 90 еллык юбилеена тапшырырга планлаштыралар.

Балтачның үзәгендә заманча ял паркы төзелә башлады. Әлеге объектны август аенда - Балтач районының 90 еллык юбилеена тапшырырга планлаштыралар.

Парк «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы буенча төзелә.

Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматлары буенча, проектка җиде миллион сум акча юнәлтелә, алар федераль бюджеттан җәлеп ителә. Барлык эшләр «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Балтач районы хакимияте вәкилләре әйтүенчә, травматизмны булдырмас өчен район үзәгендә балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылачак. Парк койма белән әйләндереп алыначак һәм тулысынча яктыртылачак. Шуңа күрә балалар белән кичке вакытта да йөрергә мөмкин булачак.

Төзүчеләр паркны район юбилеена төзеп өлгертергә ышандыра.

Фото: mgazeta.com сайтыннан.
Читайте нас