+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Авыруны вакытында ачыклау тиз савыгу мөмкинлеге бирә

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республика дәваханәләренә яңа заманча җиһазлар кайтарылуы дәвам итә.

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республика дәваханәләренә яңа заманча җиһазлар кайтарылуы дәвам итә.
Шушы көннәрдә Башкортстанның сигез дәваханәсе яңа компьютер томографлары белән тулыланды. Алар коронавируслы авыруларга медицина ярдәме күрсәтү максатында федераль бюджет исәбенә алынган.
«Canon» фирмасының заманча томографы Күмертау шәһәр дәваханәсенә дә кайтарылды. Аның бәясе - 50 миллион сум тирәсе.
Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләүләренчә, аппарат югары сыйфатлы, күләмле сурәтләр алырга, патологияне төгәл билгеләргә мөмкинлек бирә.
Яңа аппарат коронавируслы пациентлар өчен йогышлы авырулар госпиталенең терапия корпусында урнаштырылды. Бу аппаратта госпитальдә ятучылар да, амбулатор дәваланучылар да тикшерелә алачак.
Компьтер томографларын шулай ук Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский шәһәрләре, Бөре, Ишембай, Дүртөйле районнары дәваханәләренә дә кайтардылар.
Фото: mgazeta.com
Читайте нас